Текст песни
Болыннардан җыйдым чәчәк бәйләмнәре
Әрем куштым син яраткач аның исләрен
Ачысы да булды татлысы да мәхәббәтнең
Сынагандай сөю хисләрен
Ачы- татлы безнең ул мәхәббәт
Язмыш җилләрендә сыналды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Яңгырдан соң ялгыз йөрим урамнарда
Юып узган җылы яңгыр юлның тузанын
Үзем аңлыйм үзем уйлыйм барлап еллар санын
Синсез күпме гомер узганын
Ачы- татлы безнең ул мәхәббәт
Язмыш җилләрендә сыналды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Атлаганда ерып куе үләннәрдә
Эзләп карадым мин кабат яшьлек эзләрен
Юл буеннан җыйган әче әремнәргә бүген
Кушар өчен чәчәк өзмәдем
Ачы- татлы безнең ул мәхәббәт
Язмыш җилләрендә сыналды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Ачы- татлы безнең ул мәхәббәт
Язмыш җилләрендә сыналды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Ачы- татлы безнең ул мәхәббәт
Язмыш җилләрендә сыналды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Тик яраткан әрем исе генә
Еллар агышында югалды
Еллар агышында югалды