Текст песни
Тормышның да була төрле чагы
Аптырап кителгән мәлләре
Мең төрле сурәткә алмашына
Яшәгәндә кеше хәлләре
Ныклап тот син минем кулларымнан
Җибәрмә беркайчан яннарыңнан
Ходайдан язылган ярым,парым син
Син бүләк яшьлегем языннан
Инде китәм диеп,әйткәндә дә
Акыллырак була күр миннән
Ачу бетәр,үпкәләр онтылыр
Ләкин сөю китмәс күңелдән
Булганны бар итеп,саклый күрик
Ялгышлар кермәсен тормышка
Юкны бар итеп,матур дөньябыз
Әйләнмәсен сары сагышка