Перейти к содержимому
Обложка трека Бер сүзең — Алмаз Аюпов
3:37

Трек

Алмаз Аюпов Бер сүзең

Сингл · 2024 · Поп, Этническая

Скачать

Текст песни

Никадәр тылсым бар ул бу сүздә
Очкыннар уйната ул, күземдә
Сөям дигән шул гап-гади бер сүз
Нур балкыта ала минем йөздә
Әйтелеше аның авыр түгел
Әйттерәсе килә аны гел-гел
Әйтерсең дип көткән идем кичен
Әйтерсең дип көттем тагын бүген

Нур балкыта ала, йөзләремдә
Сөям дигән назлы бер сүзең
Кылдан нечкә күңелнең халәтен
Үзгәртә дә куя шул бер сүзең

Шул бер сүздән арта көннең яме
Шул бер сүздән күңелләр үсенә.
Әйтә торган сүз ул иң-иң якын
Иң сокланган, матур бер кешеңә
Җил-давылын баса тормышыңның
Сагышларын куа ул,җаныңның
Шул бер сүзне әйткән өчен дә бит
Кадерләре арта үз ярыңның

Нур балкыта ала, йөзләремдә
Сөям дигән назлы бер сүзең
Кылдан нечкә күңелнең халәтен
Үзгәртә дә куя шул бер сүзең
Нур балкыта ала, йөзләремдә
Сөям дигән назлы бер сүзең
Кылдан нечкә күңелнең халәтен
Үзгәртә дә куя шул бер сүзең

0:00 0:00