Текст песни
Йөзеп барам гомер корабында
Уңда сулда еллар агышы
Шатлыклары шаян ак дулкыннар
Кара дулкын кайгы сагышым
Язмышымнын шаулы ак диңгезе
Ничә тапкыр мине сынады
Давыллары екты аягымнан
Кабат торып бастым сынмадым
Сынмадым
Йөзеп барам гомер корабында
Ак җилкәне ныклы, тузмаган
Җанда дәрман, йөрәгемдә илхам
Таңнарымда әле узмаган
Язмышымның шаулы ак диңгезе
Елаттың да кабат җырлаттың
Акчарлар ак өметләр белән
Бәхет ярларына озаттың
Озаттың
Йөзеп барам гомер корабында
Янда дуслар, мине сөйгәннәр
Дошманнарым читтән карап кала
Көнләшүдән кара көйгәннәр
Язмышымның шаулы ак диңгезе
Кайгыларга илтмә ялгышып
Барыр юлларымда маяк минем
Йолдызларның якты балкышы
Балкышы
Йөзеп барам гомер корабында
Йөзеп барам гомер корабында