Перейти к содержимому
Обложка трека Эни назы — Гульназ Сахибгареева
3:53

Трек

Гульназ Сахибгареева Эни назы

Сингл · 2026 · Этническая

Скачать

Текст песни

Әни бит ул балаларның
Яшәү башлангычы
Әни бит ул тормыш яме
Өмет, ышанычы
Әни бит ул киләчәкнең
Якты юл чаткысы
Әни генә бала өчен
Кызганмый актыкны
Әни бит ул гомер биргән
Йөрәген дә алып биргән
Кабатланмас назга күмгән җир йөзендә
Яратучы тик бер генә
Әни генә бит ул җирдә
Ана мәхәббәте белән йөрәгендә
Әни бит ул һәрчак янган
Мәңге сүнмәс учак
Тик әнидә генә була
Җылы назлы кочак
Әни бит ул якты маяк
Барасы юлларда
Әни хакын хаклап яшәү
Бурыч һәр балага
Әни бит ул гомер биргән
Йөрәген дә алып биргән
Кабатланмас назга күмгән җир йөзендә
Яратучы тик бер генә
Әни генә бит ул җирдә
Ана мәхәббәте белән йөрәгендә
Әни бит ул гомер биргән
Йөрәген дә алып биргән
Кабатланмас назга күмгән җир йөзендә
Яратучы тик бер генә
Әни генә бит ул җирдә
Ана мәхәббәте белән йөрәгендә
Ана мәхәббәте белән йөрәгендә

Комментировать

0:00 0:00