Перейти к содержимому
Обложка трека Гомеркэйлэр узса узсын — Закир Шахбан
3:24

Трек

Закир Шахбан Гомеркэйлэр узса узсын

Сингл · 2026 · Этническая

Скачать

Текст песни

Җилләр кайчак сала егып
Чәчләр юлда кала тузып
Йөрәк кенә ала сызып
Гомерләр дип бара узып

Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын
Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын
Безнең йөрәк ялкынының
Җылысын да тоймаганнар
Сагынырлык бер җыр булсын

Гомерләр ул аккан судай
Суларның да ташканыдай
Ургып, шашып акканыдай
Ташка илтеп какканыдай

Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын
Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын
Безнең йөрәк ялкынының
Җылысын да тоймаганнар
Сагынырлык бер җыр булсын

Ташка какса да түзәбез
Башка басса да йөзәбез
Ташкында шашып көләбез
Яшәү мәңге дип беләбез

Әйдә безнең гомеркәйләр узса узсын
Әйдә безнең йөрәккәйләр тузса тузсын
Безнең йөрәк ялкынының
Җылысын да тоймаганнар
Сагынырлык бер җыр булсын

0:00 0:00