Текст песни
Мин сиңа әйтер идем җыеп
Дөньядагы матур сүзләрне
Былбыл булып җырлар идем сиңа
Төреп җырга изге хисләрне
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Син тау булсаң чишмә булыр идем
Челтерәп аккан аның иңеннән
Син - кар булсаң мин - җил булыр идем
Буран булыр идем тилергән
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Әгәрдә дә син чәчәк булып тусаң
Яңгыр булам сине туклаган
Син ай булсаң кояш булыр идем
Нурын биргән сиңа ерактан
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Тормышымны синең белән бергә
Теләр идем гомер үтәргә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә
Чәчне чәчкә бәйләп бу язмышның
Бар рәхәтен сиңа бирергә