Текст песни
Әй сандугач канатыңны
Салма берүк тактага
Беләсеңдер күпме хисләр
Капкаларда таптала
Әй сандугач җырла тыңма
Тыңсаң баса сагышлар
Яндыра күңел хисләрен
Ялгыз иткән язмышлар
Әй сандугач очма әле
Тәрәзәмнең төбендә
Синең көбек бик килә бит
Очасылар минем дә
Әй сандугач күрәсеңме
Кырда яна үләннәр
Үлән түгел хисләр яна
Яна сөям дигәннәр
Әй сандугач җырла тыңма
Тыңсаң баса сагышлар
Яндыра күңел хисләрен
Ялгыз иткән язмышлар