Обложка трека Яратыгыз — Арина Кузьмина
3:11

Арина Кузьмина Яратыгыз

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Яратырга килдек без бу җиргә
Яратмаган йөрәк яналмый
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел
Яналмаган йөрәк кирәк түгел
Яратмыйча безгә ярамый
Яратыгыз туган илебезне
Яратыгыз туган телебезне
Бернигә дә карамый
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый
Тик барыбер яратырга кирәк
Сагышларны таратырга кирәк
Яратмыйча безгә ярамый
Яратыгыз газиз аналарны
Яратыгыз газиз балаларны
Бернигә дә карамый
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратмаган кеше яратмасын
Андыйларга яну ярамый
Яратырга кирәк Айназ кебек
Яратырга кирәк Айгол кебек
Яратмыйча безгә ярамый!
Яратыгыз туган ягыгызны
Яратыгыз сөйгән ярыгызны
Бернигә дә карамый
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

0:00 0:00