Текст песни
Йөзә казлар,күлнең эчләрендә
Матурайтып күлнең өсләрен
Ямьли казлар...ямьли күл буйларын
Иртәләрен, сихри кичләрен
Йөзә казлар...йөзә күл эчендә
Арасында бар шук, шатлары
Күңелемне айкый шул казларның
Күл өстеннән очкан чаклары
Җилләр иссә...җилләр көчәйгәндә
Күл өстендә дулкын чабыша
Оя-оя булып йөзгән казлар
Бер-берсеннән азга калыша
Йөзә казлар...йөзә күл эчендә
Арасында бар шук,шатлары
Күңелемне айкый шул казларның
Күл өстеннән очкан чаклары
Йөзә казлар...Йөзә күл өстендә
Басып йөрәкләрнең сагышын
Кем яратмый икән шул казларның
Болын яңгыраткан тавышын
Йөзә казлар...йөзә күл эчендә
Арасында бар шук,шатлары
Күңелемне айкый шул казларның
Күл өстеннән очкан чаклары
Күл өстеннэн очкан чаклары