Перейти к содержимому
Обложка трека Балам — Алсу Файзуллина
4:59

Трек

Алсу Файзуллина Балам

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Күзләреңнән кояш нуры тама
Син елмайсаң – көн яктырып кала
Борчуларым бетә, мең сөенәм
Кочагыма сине алсам, балам
Син – дәвамым, син – җаныма дәвам
Бәгыремнән өзелеп төшкән алмам
Син – кояшым минем, син – өметем
Син бәхетем минем, газиз балам
Салкын төндә ябам юрганыңны
Хәерлесен сорыйм юлларыңның
Бәхет тулы гомер юрыйм сиңа
Кулларыңны алып кулларыма
Син – дәвамым, син – җаныма дәвам
Бәгыремнән өзелеп төшкән алмам
Син – кояшым минем, син – өметем
Син бәхетем минем, газиз балам
Балам! Сине дөньяга китереп
Мин бу дөньяда үземне таптым
Синең бәхетле булуың мине бәхетле итәр, балам
Соңгы тыныма хәтле йөрәгем син дип тибәр
Җирдән озатучым бул, догачым бул
Дәвамым бул, балам минем
Шәфкатьле бул, язмыш, балаларга
Аналарның җанын яралама
Яшәвемнең бар мәгънәсе, яме
Ходай биргән балам-багалмамда
Яшәвемнең бар мәгънәсе, яме
Ходай биргән балам-багалмамда
Ходай биргән балам-багалмамда
Ходай биргән балам-багалмамда

0:00 0:00