Текст песни
Сандугач моңланып сайраса
Чәчәкләр болынны капласа
Ул минем мәхәббәтем
Кояшкаем назлап җылытса
Чишмә суы сусауны басса
Ул минем мәхәббәтем
Чакыр мине кайнар кочакларыңа
Очам сиңа сөю канатларында
Аерылуга мин ышанмыйм
Мәхәббәтнең көченә тик ышанам ышанам
Син икән бит бәхет кошым
Сине таптым һәм беркайчан югалтмам югалтмам
Агачлар салкында өшесә
Яфраклар көз көне коелса
Ул минем сагынуым
Елгаларны бозлар капласа
Зәңгәр күкне болытлар басса
Ул минем сагынуым
Чакыр мине кайнар кочакларыңа
Очам сиңа сөю канатларында
Аерылуга мин ышанмыйм
Мәхәббәтнең көченә тик ышанам ышанам
Син икән бит бәхет кошым
Сине таптым һәм беркайчан югалтмам югалтмам
Аерылуга мин ышанмыйм
Мәхәббәтнең көченә тик ышанам ышанам
Син икән бит бәхет кошым
Сине таптым һәм беркайчан югалтмам югалтмам
Югалтмам югалтмам