Обложка трека Рэхмэтлемен язмышыма — Ильнар
3:32

Ильнар Рэхмэтлемен язмышыма

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Рәхмәтлемен язмышыма –
Ул безне табыштырды
Сөю утларына салып
Пар итеп кавыштырды

Син – минем очар канатым
Син – минем бәхет кошым
Икәү бергә каршы алыйк
Гомернең көзен, кышын

Мәхәббәт учагыбызның
Ялкыны сүрелмәсен
Без икәү үргән ояга
Чит-ятлар үрелмәсен

Күңелләр моңга күмелсен
Кабул булсын теләкләр
Бәхетле булсын язмышлар
Парлы типсен йөрәкләр

Изге хисләр, саф сөюләр
Бирсен Ходай һәркемгә
Бәхеткә төренеп яшик
Рәхмәт әйтеп һәр көнгә

0:00 0:00