Обложка трека Энкэемнен туган ягында — Искандер Валеев
4:38

Искандер Валеев Энкэемнен туган ягында

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Таллар шундый серле
Алан аллы-гөлле
Аккошлары күлгә табына
Йөрим онытылып
Якын, җылы тоеп
Әнкәемнең туган ягында
Яшьлек эзләреңне
Нурлы йөзләреңне
Күрдем әнкәй, күрдем тагын да
Әнкәм кебек изге
Нәкъ әнием төсле
Газиз миңа туган ягы да
Җилләр монда иркә
Әйтәләр күк "китмә!"
Әнкәй кебек назлап кагыла
Күңел йөри очып
Бар җиһанны кочып
Әнкәемнең туган ягында
Яшьлек эзләреңне
Нурлы йөзләреңне
Күрдем әнкәй, күрдем тагын да
Әнкәм кебек изге
Нәкъ әнием төсле
Газиз миңа туган ягы да

Чишмә җырлап ага
Шундый рәхәт җанга
Ул да миңа әллә ялына
Әнкәм эзе буйлап
Йөрим барын уйлап
Әнкәемнең туган ягында
Яшьлек эзләреңне
Нурлы йөзләреңне
Күрдем әнкәй, күрдем тагын да
Әнкәм кебек изге
Нәкъ әнием төсле
Газиз миңа туган ягы да
Әнкәм кебек изге
Нәкъ әнием төсле
Газиз миңа туган ягы да
Газиз миңа туган ягы да

0:00 0:00