Текст песни
Караңгы сүрелә, күкләрдән хәбәр бар
Синең дә җаныңда боз-карлар кузгалган
Болытлар таралып кояшны көтә күк
Мин монда һаман да. Кулыңны суз гына
Бу ярда һаман да җылымны саклыймын
Адашсаң, җитсен дип, сиңа да, миңа да
Һәм айның сагышын җанымда кадерлим
Ул миңа иш булыр, югалсаң яңадан
Күзләрең яктысы күкләргә үрмәли
Гысъянчы яз шавын кабатлый тавышың
“Минсезлек язларын яңартып санама”
Чамалыйм: бу әле чиксезнең тик башы
Бу ярда һаман да җылымны саклыймын
Адашсаң, җитсен дип, сиңа да, миңа да
Һәм айның сагышын җанымда кадерлим
Ул миңа иш булыр, югалсаң яңадан
Тоясың: юлларың Мәңгегә тоташкан
Чиксез күп бу җирдә түлисе ясаклар
Бу җирдә түлисе ясаклар
Онытма: аяктан егардай җилләрдә
Тынычлык югалткан сагышлы бу җирдә
Җаныңны өзелмәс өметем ышыклар
Бу ярда һаман да җылымны саклыймын
Адашсаң, җитсен дип, сиңа да, миңа да
Һәм айның сагышын җанымда кадерлим
Ул миңа иш булыр, югалсаң яңадан
Ул миңа иш булыр
Югалсаң яңадан
Югалсаң яңадан
Югалсаң яңадан