Текст песни
Нишләргә вакыт кайта алса артка
Төзәтим мәллә хаталарны
Барыбер килеп җитәрмен шул чакка
Кабатлап бөтен адымнарны
Юк кирәк түгел үткән чаклар миңа
Шушы чагымда бик бәхетле
Гомер барыбер бара алга гына
Алмаштырып төн белән көнне
Киләчәк көннәр бүгендәй булмаслар
Югалыр нидер китәр кемдер
Күрәчәк төннәр өркетеп карыйлар
Үткән сагындыра нигәдер
Юк кирәк түгел үткән чаклар миңа
Шушы чагымда бик бәхетле
Гомер барыбер бара алга гына
Алмаштырып төн белән көнне
Яшәу шул жиңел булмый
Юкса кызык тоелыр мы
Бердән күбәләк тумый
Ә мин очмыйча калыйм мы
Юк кирәк түгел үткән чаклар миңа
Шушы чагымда бик бәхетле
Гомер барыбер бара алга гына
Алмаштырып төн белән көнне
Гомер барыбер бара алга гына
Алмаштырып төн белән көнне
Алмаштырып төн белән көнне