Текст песни
Идел суы буйлап икәү бергә
Йөзгән идек бер үк көймәдә
Яшьлегемдә калган мәхәббәтне
Юксынудан әле дә көям лә
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Идел суы ага, дулкынлана
Еракларга әнә юл ала
Тәүге сөю шушы дулкыннардай
Тагын купты минем хыялда
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Кичен тына ямьле Идел суы
Сызылыплар төшә ай нуры
Бер мизгелгә яшьлек көймәбез
Безне көткән сыман тоелды
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Иделләрдә, көймәләрдә
Йөзгән ике аккош без
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!
Син минеке, мин синеке
Идек икәү икебез!