Текст песни
Без икәү сагындырып табылдык
Сөюне зарыктырып кабындык
Дөньяга җанны ачып салмыйча
Эчтән генә, эчтән табындык
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Мәхәббәт кызганмады яктысын
Үрләтте йөрәкнең соң чактысын
Мин башка яналмам - дип йөргәндә
Дөрләтте тойгының татлысын
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Ваз кичмәм сөюдән соң чиктәдә
Саташып ялгыш юлдан китсә дә
Адашып, ятка сылтау бирмәмен
Сабырым беркөн тез чүксә дә
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Тыялмам, саф хисләрне тыялмам
Кыялмам, онытырга кыялмам
Куялмам, сиңа нокта куялмам
Яратудан туялмам
Яратудан туялмам