Обложка трека Ышанмаган идем — Марьям
3:25

Марьям Ышанмаган идем

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Гомерлеккә ярым булырсың, дип
Йөрәгеңне бүләк иткән идең
Син ал таңым, кояшым һәм аем
Йолдызым дип, назлап упкән идең
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым

Бар дөньямның һава, суы синдә
Яшәвем дә синең өчен дидең
Бәхет кошым, тормыш балкышым дип
Мине җылы сүзләр белән төрдең
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым

Кабат әле очрашырбыз диеп
Үз үземне көчкә юатамын
Ышанмаган идем сүзләреңә
Хәзер үзем шашып яратамын
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым
Ышанмаган, ышанмаган идем
Сөюеңнең чынын аңламадым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым
Хәзер менә синсез яши алмыйм
Син дип сызлый күңел яраларым

0:00 0:00