Текст песни
Урап кайтам әле тугайларны
Кичер әнкәй әгәр соңласам
Аерыла алмыйм шул яклардан
Былбыл тавышлары тыңласам
Урап кайтам әле тугайларны
Беләм, шунсыз күңелем тынмасын
Моңлы җырым белән бу якларда
Гармун тавышлары чыңласын
Урап кайтам әле тугайларны
Анда да яз гөлен сипкәндер
Кайда соң ул, мине бик юксынып
Сайрар кошлар сагынып көткәндер
Урап кайтам әле тугайларны
Беләм, шунсыз күңелем тынмасын
Моңлы җырым белән бу якларда
Гармун тавышлары чыңласын
Урап кайтыйм әле тугайларны
Атлап үтим көмеш чыкларын
Туган якны, дус ишьләрне ташлап
Чит җирләргә бүтән китмәмен
Урап кайтам әле тугайларны
Беләм, шунсыз күңелем тынмасын
Моңлы җырым белән бу якларда
Гармун тавышлары чыңласын
Урап кайтам әле тугайларны
Беләм, шунсыз күңелем тынмасын
Моңлы җырым белән бу якларда
Гармун тавышлары чыңласын
Гармун тавышлары чыңласын