Обложка трека Кызыкмагыз матурларга — Иркә
3:37

Иркә Кызыкмагыз матурларга

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Матурларга кызыкмагыз
Таяныгыз акылларга
Алданмагыз алмаштырып
Көмешләрне алтыннарга
Көмешләрне алтыннарга
Алларга карап алданып, кызылга карап янып
Үткәрәм гомерләремне кыен хәлләргә калып
Сарыга карап саргаеп яшәргә калмыйм дисәң
Җаныңа тиң булмасларга күңелен төшмәсен икән

Җаныма тиң, йөрәгемә
Пар булсын дигән идем
Йөрәге дә үзе кебек
Матурдыр дигән идем
Матурдыр дигән идем
Алларга карап алданып, кызылга карап янып
Үткәрәм гомерләремне кыен хәлләргә калып
Сарыга карап саргаеп яшәргә калмыйм дисәң
Җаныңа тиң булмасларга күңелен төшмәсен икән

Карадан калган тапны
Авыр агартулары
Әрнүләргә дучар итте
Сине яратуларым

0:00 0:00