Перейти к содержимому
Обложка трека Таннар — Гульназ Асаева
3:10

Трек

Гульназ Асаева Таннар

Сингл · 2022 · Поп

Скачать

Текст песни

Тау башында үскән иске имән
Җилләр иссә әлдә шаулыйдыр?
Кочып алып, саләм җиткер миннән
Уйларны ул тирән аңлыйдыр

Таңнар матур иде ул җәйләрдә
Күрер идем шуны бер кайтып
Яшьлекләрне тик беразга гына
Булса иде әгәр озайтып

Без су эчкән чишмә агадыр бит?
Баллы иде аның сулары
Сөям дигән сүзеңнән шул чакта
Йөрәк туктап, кире сулады

Таңнар матур иде ул җәйләрдә
Күрер идем шуны бер кайтып
Яшьлекләрне тик беразга гына
Булса иде әгәр озайтып
Таңнар матур иде ул җәйләрдә
Күрер идем шуны бер кайтып
Яшьлекләрне тик беразга гына
Булса иде әгәр озайтып

0:00 0:00