Перейти к содержимому
Обложка трека Энкэй тавышы — Ильназ Аскаров
3:26

Трек

Ильназ Аскаров Энкэй тавышы

Сингл · 2026 · Поп, Инструментальная

Скачать

Текст песни

Бар дөньямның кайгы-шатлыкларын,
Сүзсез карашымнан аңлыйсың
Гомеремә җылы өрә , әнкәй,
Сабый чактан якын тавышың.

Беркайчанда тыңлап туялмамын,
Өзелмәсен генә сүзләрең,
Тавышыңа үрелгәндер , әнкәй,
Син җан өргән яшәү галәмем.

Упкыннарда булсам аваз салып,
Ялгыш юлдан кире кайтара.
Тавышыңның кайтавазы , әнкәй,
Мең сагышны җанда тарата.

Беркайчанда тыңлап туялмамын,
Өзелмәсен генә сүзләрең,
Тавышыңа үрелгәндер , әнкәй,
Син җан өргән яшәү галәмем.

Комментировать

0:00 0:00