Текст песни
Тәрәзәңдә синең өмет балкый
Эх, беләсе иде серләрен
Таң атканга кадәр көтеп ятам
Тәрәзәңдә утлар сүнгәнен
Таң ата ич сүндер утларыңны
Кояш кына көт син нибары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары
Куңелемдә минем ни барлыгын
Белмисен шул әле белмисен
Бер күрәсем килә синең сынны
Күтәр әле тәрәз өлгесен
Таң ата ич сүндер утларыңны
Кояш кына көт син нибары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары
Таң ата ич сүндер утларыңны
Кояш кына көт син нибары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары
Ярый әле күләгәңне күрәм
Бер юаныч ул да куңелгә
Тәрәз төпләреңдә төн үткәрәм
Пәрдәләрең ач та көл генә!
Таң ата ич сүндер утларыңны
Кояш кына көт син нибары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары
Таң ата ич сүндер утларыңны
Кояш кына көт син нибары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары