Текст песни
Кайткан кошларым, кабат китмәгез
Ерак илләрдә иркен, димәгез
Туган ил ямьле, сулары тәмле
Сызлып атканы таңнары ямьле
Китәсе булгач, нигә кайтасыз?
Авыр юлларда арып каласыз
Туган илемдә, гүзәл кошларым
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
Киткән кошларым кабат кайтырлар
Зәңгәр күкләрдә — канат кагырлар
Канат кагырлар, туктап сайрарлар
Туган илкәйне алар сагыналар
Туган илемдә, гүзәл кошларым
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
Мәңге сайрагыз!