Обложка трека Яшел Күзляр — Ильдар Хуснутдинов
3:00

Ильдар Хуснутдинов Яшел Күзляр

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Син кояшым, күңел күкләремдә
Син бит аем, юлым яктырткан
Син дип кенә тибә йөрәккәем
Сине генә өзлеп яраткан, яраткан

Яратамын татлы сүзләреңне
Яратамын яшел күзләрең
Мин бәхетле сине сөйгәнемә
Мәңге сүнмәс сиңа хисләрем
сиңа хисләрем

Чын сөюнең ни икәнен белдем
Бер күрдем дә яшел күзләрне
Чын күңелдән шулай яратырга
Син өйрәттең минем йөрәкне, йөрәкне

Яратамын татлы сүзләреңне
Яратамын яшел күзләрең
Мин бәхетле сине сөйгәнемә
Мәңге сүнмәс сиңа хисләрем
сиңа хисләрем

Бер син генә, син генә ул җирдә
Йөрәгемнең өзелеп көткәне
Кирәк түгел башка берәүләр дә
Яраталмам синнән бүтәнне, бүтәнне

Яратамын татлы сүзләреңне
Яратамын яшел күзләрең
Мин бәхетле сине сөйгәнемә
Мәңге сүнмәс сиңа хисләрем
сиңа хисләрем

0:00 0:00