Текст песни
Ташкын булып килеп кердең минем күңелгә
Яратырсың дип уйладым гомергә
Кояштай елмайган чагың яратам
Кайвакытта давыл да син җилләп алганда
Күз карашың көйдерә күк йөрәк янганда
Сөям дим, сөям мин бергә булганда
Сөю тулы күзләрең
Сине генә эзләдем
Минем өчен туган яр
Салкын синсез кичләрен
Сөю тулы күзләрең
Сине генә эзләдем
Минем өчен туган яр
Салкын синсез кичләрен
Үпкәлисең кайчак күрәм күзеңнән
Ачуланып йөрисеңдер эченнән
Җибәрсең килми сизәм үзеңнән
Ә мин сине яратырмын туялмам
Уйларымнан чыгара алмам җуя алмам
Юк инде
Юк инде туя алмам
Сөю тулы күзләрең
Сине генә эзләдем
Минем өчен туган яр
Салкын синсез кичләрен
Сөю тулы күзләрең
Сине генә эзләдем
Минем өчен туган яр
Салкын синсез кичләрен