Текст песни
Әниле йорт бәхет белән
Җылы бөрки әллә каян
Әнкәемә кайтып килсәм
Яшәр өчен көчләр алам
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Балаларың терәге син
Киңәшләрең безгә бүләк
Йөрәгебез шашып тибә
Сиңа саулык, гомер теләп!
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Яшә әле, туган йортта
Безгә биреп бәрәкәтең
Булганына, буласына
Әни сиңа мең рәхмәтем
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Әниле йорт үзе җылы
Әниле йорт изгедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул
Әни исе килгән йортым
Җәннәтләрнең үзедер ул