Обложка трека Ул мине онытмаган — Альфина Азгамова
3:13

Альфина Азгамова Ул мине онытмаган

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Башка белэн күргән чакта
Үпкәләгән идем
Гафу ит дип килгәнеңдә
Кичермәгән идем
Эндәшәсем килгәндә дә
Эндәшмәгән идем

Онытмаган, онытмаган
Ул мине, онытмаган
Җылы хисләрен җуймаган
Йөрәгендә саклаган
Онытмаган, онытмаган
Ул мине онытмаган

Аны йөрттем күңелемдә
Ул - бәхетем дидем
Үзем аны сагындым да
Килсә иде дидем
Ышандым да өметемә
Эзләп табар, дидем

Онытмаган, онытмаган
Ул мине, онытмаган
Җылы хислэрен җуймаган
Йөрэгендэ саклаган
Онытмаган, онытмаган
Ул мине онытмаган

Каршы тошмим бәхетемә
Ул бит миңа килде
Үпкәләмә үткәннәргә
Син – бәхетем диде
Өметемне сундермичә
Яратуым белде

Онытмаган, онытмаган
Ул мине, онытмаган
Җылы хислэрен җуймаган
Йөрэгендэ саклаган
Онытмаган, онытмаган
Ул мине онытмаган

0:00 0:00