Обложка трека Туган авылым — Айнур Галлямов
3:25

Айнур Галлямов Туган авылым

Сингл · 2021

Скачать

Текст песни

Сукмагыннан барам урманымның
Нарат исе били күңелне
Сагыныплар кайту туган якны
Җанга рәхәт алу түгелме?

Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым
Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым

Кояш нуры чәчләремә төшә
Ылыслары җилдән уйнаклый
Яратылып сөелмәгән генә
Гүзәллеген тоймый бу якның

Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым
Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым

Авылымның чишмәсенә төшеп
Кемнәр генә икән су эчми?
Туган ягым суын, тәмен тоймас
Урман аша узып, юл кичми

Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым
Җанга куәт, тәнгә сихәт юкта
Басар өчен күңел давылын
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым
Тынлык эзләп кайтам туган якка
Туган ягым, туган авылым
Туган ягым, туган авылым

0:00 0:00