Обложка трека Кайтулар юк үткәннәргә — Айнур Галлямов
3:21

Айнур Галлямов Кайтулар юк үткәннәргә

Сингл · 2023

Скачать

Текст песни

Җаным елаган чакларда назлап юатмадың
Саташулы төшләремнән сөеп уятмадың
Миңа бик авыр чагында янымда калмадың
Иңнәремә сак кагылып кулларың салмадың
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк, кайтулар юк үткәннәргә
Юлларыбыз аерылды, яңадан кушылмас
Инде кабат иңнәремә бәхет кошы кунмас
Соң булса да уң булсын дип күндем язмышыма
Ничек кенә түзәрмен соң җаным сагышына
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк, кайтулар юк үткәннәргә

Өзелсә дә синең белән инде минем ара
Йөрәкләрдә сызласа да инде тирән яра
Төшләремә кереп назлап кабат кагылсаң да
Түзәрмен мин түзәрмен мин бик бик сагынсам да
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк, кайтулар юк үткәннәргә
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк, кайтулар юк үткәннәргә

0:00 0:00