Обложка трека Сою сузлэре — Айнур Галлямов
2:19

Айнур Галлямов Сою сузлэре

Сингл · 2021

Скачать

Текст песни

Тормышларда күпме әйтелмәгән
Әйтелмәгән сөю сүзләре
Ачылмаган серле чәчкәләрдәй
Кемнәрнеңдер күңел күзләре!
Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!

Тыйнаклыгы, сабырлыгы белән
Тулган бик күпләрнең күңеле
Сабыр итеп көтә белгәннәргә
Килер сөю, сөю бәхете!
Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!

Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!

0:00 0:00