Текст песни
Исеңдәме, тәүге очрашуда
Карый алмый идең, хәтта, күземә!?
Язмыш кушып, уйлар бердәм итте
Насыйп булдың, җаным, минем үземә!
Син ятныкы түгел, тик минем тиң ярым
Синең хакта гына минем бар уйларым
Югалма әле, җаным, бул син тик янәшә
Безне якты юллар алга таба дәшә!
Кулларыңны кулларымнан алма
Илтәм сине үзем сөю иленә
Рәхмәлемнен язмышыма һәм дә
Сине күргән тәүге серле мизгелгә