Текст песни
Алсу алма битләрең
Кара сөрмә керфегең
Йөрәгемә тирән үткән
Син генә бердәнберем!
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?
Кара кашың ярым ай
Һәрбер сүзең бал һәм май!
Гашыйк булдым бер күрүдә
Түземлек җитмәс ай-һай!
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?
Кояш кебек матурсың
Гөлләр кебек атырсың
Җанга язган ярым булып
Мәңгелеккә калырсың!
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?
Әллә син былбыл микән
Миңа дип тудың микән?
Тибрәтеп күңел кылларын
Йөрәккә кундың микән?