Текст песни
Сандугачтай, моңланыпла
Сайрыйк иртә-таңнарын
Агым-судай агылсынла
Безнең татар моңнары
Агым-судай агылсынла
Безнең татар моңнары
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның ямен табып
Җырга-моңга сөенеплә
Яшисе иде тагын
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның ямен табып
Җырга-моңга сөенеплә
Яшисе иде тагын
Кояш балкып торганда да
Аның җылы нурында
Бирелмичә сагышларга
Язмыш авырлыгына
Бирелмичә сагышларга
Язмыш авырлыгына
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның тәмен татып
Уйна гармун көйләреңне
Без җырларбыз кушылып
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның тәмен татып
Уйна гармун көйләреңне
Без җырларбыз кушылып
Җырлыйк әле җырлыйк әле
Гармун уйнасын
Җырлыйк әле безнең җырлар
Мәңге яңграсын
Җырлыйк әле җырлыйк әле
Йөрәк куансын
Җырлыйк әле, әле, әле!
Бөек халык - татар халкы
Ильхам, Салаватлары
Әйтик һәрчак горурланып
Без татар балалары!
Әйтик һәрчак горурланып
Без татар балалары!
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның хәлен аңлап
Саклыйк татар-ана телен
Моңсуланмыйк юк барга
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның тәмен татып
Уйна гармун көйләреңне
Без җырларбыз кушылып
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Тормышның тәмен татып
Уйна гармун көйләреңне
Без җырларбыз кушылып