Текст песни
Куңелемнең саф кылларын тартым
Җаныма көй салып кит әле
Җан авазын ишетердәй кешем
Саубуллашма иртә бит әле
Кояшымда аемда бул минем
Якты йолдыз да бул күгемдә
Син кайтканчы дөрләп торсын өчен
Учак ягып калдыр күңелдә
Без ясаган оя тузгымасын
Әйтә күрмә инде җитәр дип
Меңләгән юл алда тик нигәдер
Сукмакларың миңа илтә бит
Кулларыма алып кулларыңны
Мин тоярмын йөрәк җылыңны
Киткән чакта алып китә күрмә
Куңелемә салган җырыңны