Текст песни
Гомер утеп китәр
Алда ниләр көтәр
Әҗәл килеп җитеп
Бакыйлыкка, илтэр
Ниләр җавап биреп
Булыр икән анда
Изгелекләр кылыйк
Бу якты доньяда
Сират куперенә аяк басканда
Ярдәм итәр безгә собханалла
Альхамдулилла, Аллаху Әкбәр
Бу сузләрне көн саен кабатла
Ямьле гамәл кылып
Савап кубрэк жыеп
Яшик гел булышып
Итәгатьле булып
Миннән сезгә теләк
Тугры булсын йөрәк
Аллах Тәгаләдән
Сорый белу кирәк
Сират куперенә аяк басканда
Ярдәм итәр безгә собханалла
Альхамдулилла, Аллаху Әкбәр
Бу сузләрне көн саен кабатла
Аллабызга бэйле булган сузлэрне
Исеннэн чыгарма ышаныч югалтма
Динебезне саклау
Сездән соң дәвамлау
Ул минем әмәнәт
Киләчәккә җәннәт
Насыйп итсен иде
Хәерле тормышлар
hәркайсына язсын
Бәхетле язмышлар
Тапшырабыз аңа язмышны
Уй-хисләрне, борчуларны
Җир йөзендәге берәу дә
Алыштыра алмас Алланы
Сират куперенә аяк басканда
Ярдәм итәр безгә собханалла
Альхамдулилла, Аллаху Әкбәр
Бу сузләрне көн саен кабатла