Текст песни
1. Вакыт оча. Яшьлек кача.
Тормыш безгә яңа юллар ача.
Бар тик мизгел. Син шуны бел.
Якты хисләр белән тулсын куңел.
Кушымта:
Без бу дөньяда кунак кына.
Күңелләребез бәхеткә ашкына.
Начар сүз берүк эйтмичә,
Беркемне дә рәнҗетмичә,
Яшик без, дуслар, бу дөньяда.
2. Вакыт үтә. Яшьлек китә.
Киләчәктә яңа юллар көтә.
Бар тик мизгел. Озын түгел.
Якты хисләр белән тулсын күңел.