Текст песни
Җаным-тәнем белән гашыйк булдым
Сизмисеңме әллә шуны соң?
Син-кояшым минем күшеккәндә
Синнән эзлим күңел җылысын!
Бәгырькәем минем,син белеп тор
Ачып салам йөрәк серемне
Кочагыңда кат-кат адашырлык
Синнән эзлим серле сөюне!
Җанга тансык шатлык бүләк итәр
Мәхәббәт ул яме тормышның
Назлы карашыңда коендырган
Тик син минем яраттыручым!
Күңел көткән бер могҗиза сыман
Бу дөньяда синең булуың
Тылсымга тиң серле мәхәббәтне
Синнән эзлим,синнән-былбылым!
Бәгырькәем минем,син белеп тор
Ачып салам йөрәк серемне
Кочагыңда кат-кат адашырлык
Синнән эзлим серле сөюне!
Күңел көткән бер могҗиза сыман
Бу дөньяда синең булуың
Тылсымга тиң серле мәхәббәтне
Синнән эзлим,синнән-былбылым!