Текст песни
Гөлләр чәчәк ата
Көч биреп уята
Моңсулыкка талган гомерләрне
Чәчәк бәйләмнәре
Гомер бәйрәмнәре
Җилкендерә туңган күңелләрне
Кояш чыксын әле
Безне кочсын әле
Безгә көлсен болыт арасыннан
Шат елмаю булган
Зур хыяллар тулган
Төшеп калмыйк тормыш арбасыннан
Кушымта
Тормыш матур була
Матур яши белсәң
Гөлләр, чәчәкләрдә
Сафлык күрә белсәң
Күңелгә ямь керсен
Һәрбер сулышыңда
Һәр көннең үз урыны
Газиз тормышыңда