Обложка трека Кыз кунеле — Ахметшина Алина feat. Ахметалин
2:28

Ахметшина Алина feat. Ахметалин Кыз кунеле

Альбом · Кыз Кунеле · 2020

Скачать

Текст песни

Чирәмнәргә чык төшерми, урамда йөримен мин,
Урамда йөримен дә мин берәүне дә күзлим дә мин.
Йөрәгемне hич төшенмим, сөям дә сөймим дә мин,
Сөям дә сөймимен дә үзем, ятларга да бирмим мин.

Сөйгәнемә, серләрем бар, серләрем серләшмимен,
Серләремне серләшмимен, күрешкәч эндәшмимен.
Үзәкләрне өзәрлек яр – үзенә сиздермимен,
Үзенә сиздермимен дә үземнән биздермимен.

Ялындырмый яр сөймиләр – йөрәге янсын әле!
Йөрәккәе янсын әле, күмергә калсын әле!
Үрелсә дә үптермимен. Үзенә алсын әле.
Үзенә алсын әле дә үземә булсын әле!

0:00 0:00