Обложка трека Такташ Урамында — Radif Kashapov
3:56

Radif Kashapov Такташ Урамында

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Безгә ни калыр көзгә?
Әйтеп тә карыйм, аңламыйм.
Оргсинтез төтеннәре бирә өметләрен
көндез уянып кирәк
барырга тирән күлләргә,
эзләргә шомлы тәнәфесләрен
Туса балалар, нинди
сүзләр-хәрефләр язар
соңгы парталарның йөзләренә
Илле алтыдан бирле
яшибез зур елга янында,
кайчан кайтырбыз илле икесенә

Мин синең белән, Такташ урамында,
сабырлык белән манчып кырыслыкка,
Мин синең белән, Ирек мәйданында,
биналарда эзләп юл акылсызлыкка,
Мин синең белән, Әмирхан проспектында,
могҗиза көтәм сүнгән светофор кочагында,
Мин синең белән, вокзал янында,
тозсыз пәрәмәчләр ашап күзәтү
астында.

Ни булды дөньяга,
Азино тәмүгы үзәккә әйләнде
урманына йөри, моңаеп, урбанистлар.
Ике мендә икедә
өйгә чәйгә чакырганда,
чыгара идем чуланнан иске матраслар.
Кем гомер буе яшәде,
тыңлап, азанчы тавышын,
тәмәке тартканда, тезләнеп, подъезд төбендә
ул бер дә аңламас -
нәрсә соң ул - төнге сатори,
болытлар, күршеләр булып, исә кеше өстеннән.

Мин синең белән, Такташ урамында,
сабырлык белән манчып кырыслыкка,
Мин синең белән, Ирек мәйданында,
биналарда эзләп юл акылсызлыкка,
Мин синең белән, Әмирхан проспектында,
могҗиза көтәм сүнгән светофор кочагында,
Мин синең белән, вокзал янында,
тозсыз пәрәмәчләр ашап күзәтү
астында.

0:00 0:00