Текст песни
Син кәһвә кебек
синең белән төшләр керми һичтә
һәм йөрәк көтә
сайрый күңел инде кичтән
кермә бакчаларыма
син югаласын
ачма ишекләрен
тизрәк шашарсын
караңгы серләремдә
син ояларсын
юл табалмассын
биредә каласын
биналар үбә
минем салкын терсәкләрне
барысы таныш
кем инде бирер яңа сәләмне
кем оча анда тәрәзәм янында
һәм шакый, кунаклар көтмәдем
бу кичне мин әле үтмәдем
азакка кадәр үтмәдем
Син дингез кебек
якында, һөртөн, ун ягымда
уянмыйм бүген
көннәрем бирелсен дулкынга
кермә бакчаларыма
син югаласын
ачма ишекләрен
тизрәк шашарсын
караңгы серләремдә
син ояларсын
юл табалмассын
биредә каласын
Син кәһвә кебек
синең белән уянасы иртән иде
Син кәһвә кебек
синең белән гомер узса иде
Син кәһвә кебек
шәһәрләр синең өчен төзелсә иде
Син кәһвә кебек
бу җырлар сина җырланса иде
Бакчаларда
Урамнарда
Серләремдә
Юлларымда
Төшләремдә
Минем янымда
Бакчаларда
Урамнарда
Серләремдә
Юлларымда
Төшләремдә
Минем янымда
Cин кәһвә кебек