Текст песни
Ут өйрәкле дусларым бар
Узар өчен юлларым
Авыр чакта ярдәм итеп
Суза торган кулларын
Дусларым бар дус ишләрем
Булмасалар нишләрмен
Алар өчен утка кереп
Суларга да төшәрмен
Әле ярый, ярый сез бар
Минем якын дусларым
Сезнең өчен генә җырлыйм
Сезгә минем җырларым
Дуслар белән тормыш җиңел
Дөньясы да яктырак
Дустың булса шундый булсын
Үзеңннән дә яхшырак
Дус ишләрем сезгә әйтәм
Һәрчак бергә булыгыз
Кирәк чакта шатлык булып
Йөрәгемә тулыгыз
Кирәк булсам әгәр миндә
Без атларбыз янәшә
Онытмыйча дуслык хакын
Язсын иде яшәргә
Әле ярый, ярый сез бар
Минем якын дусларым
Сезнең өчен генә җырлыйм
Сезгә минем җырларым
Дуслар белән тормыш җиңел
Дөньясы да яктырак
Дустың булса шундый булсын
Үзеңннән дә яхшырак
Әле ярый, ярый сез бар
Минем якын дусларым
Сезнең өчен генә җырлыйм
Сезгә минем җырларым
Дуслар белән тормыш җиңел
Дөньясы да яктырак
Дустың булса шундый булсын
Үзеңннән дә яхшырак
Дустың булса шундый булсын
Үзеңннән дә яхшырак