Текст песни
Яралар юыла
Төннән соң көн туа
Тик бары атмас ул безнең таң
Сөюгә үрелгән
Назларга төрелгән
Адашкан елларда ике җан
Атмый калган таңнар
Моңсу безнең таллар
Парлы эзләр күптән югалган
Айлы төннәр сүнгән
Язмышка без күнгән
Икебез аерым юл алган
Булмадың тиң ярым
Урлады төн таңым
Хәтерне яңартып сызлата
Белсәм дә син барын
Миңа түгел назың
Арада эремәс боз ята
Атмый калган таңнар
Моңсу безнең таллар
Парлы эзләр күптән югалган
Айлы төннәр сүнгән
Язмышка без күнгән
Икебез аерым юл алган
Атмый калган таңнар
Моңсу безнең таллар
Парлы эзләр күптән югалган
Айлы төннәр сүнгән
Язмышка без күнгән
Икебез аерым юл алган
Атмый калган таңнар
Моңсу безнең таллар
Парлы эзләр күптән югалган
Айлы төннәр сүнгән
Язмышка без күнгән
Икебез аерым юл алган