Текст песни
Йолдызларга карап
Әллә ниләр уйлап
Йокысыз үткәргән төннәр бар
Безгә кадәр алар
Төнне яктыртканнар
Бездән соң да озак балкырлар
Йолдызлар һавада
Җемелди, атыла
Ә күңел биеккә талпына
Бу җиһан чиксез киң
Оҗмахларга ул тин
Бездән соң да ул торып кала