Обложка трека Сабан туе — Сирина Зайнутдинова
3:09

Сирина Зайнутдинова Сабан туе

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Туганнар кайткан сагынып
Ерактан дуслар килгән
Сабан туе шулай безне
Чакыра бөтен илдән

Сабан туе, сабан туе
Изге бәйрәм илемдә
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә

Уйната да, биетә ул
Җырлата, гөрләштерә
Сабан туе күңелләрне
Мәңгегә берләштерә

Сабан туе, сабан туе
Изге бәйрәм илемдә
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә

Сабан тургайлары җыры
Яңгыраган чакларда
Илне иңләп бәйрәм килә
Безнең туган якларга

Сабан туе, сабан туе
Изге бәйрәм илемдә
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә

0:00 0:00