Текст песни
Салкын кышның ачы бураныннан
Җылытучы назлы язым син
Сары көзнең моңлы сагышыннан
Яктыртучы кайнар җәем син
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Сихри язның тәүге кичләрендә
Ачып кердең күңел пәрдәсен
Ярсу ташкын булып йөрәгемдә
Син үзгәрттең яшәү мәгънәсен
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Сандугачлы иркә таңнарымның
Офыктагы алсу шәфәге син
Тулган айлы, серле төннәремнең
Мәңге сүнмәс якты маягы син
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Көзләремдә язлар кабатлана
Ярат мине, бары ярат кына
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда
Карашыңнан күңел канатлана
Сүзсез генә сөю аңлатканда