Обложка трека Мәхәббәт (күренә ерактан) — K3DERT
3:18

K3DERT Мәхәббәт (күренә ерактан)

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Ул чиратта басып тора
Нидер уйлап, читкә карый
Ә егет анын артында
Аңа карый, күзен алмый
Төшереп җибәрде акчасын
Бераз оялып калды
Егете булышам диеп
Кулы аныкына тиде
Бер ике көн узып күзем төште аларга
Елмаеп караулар әле генә башлана
Алар күпне белми бер-берсе турында
Ул белми әле аның
Һәр көнне озак йоклаганын
Ул белми әле аның
Һәр җиргә гел соңга калганын
Барлык серләр ачылыр
Бер-берсендә алар табачак рәхәт
Тормышлары булыр әкият
Чөнки мәхәббәт
Күренә ерактан
Мәхәббәт күренә ерактан
Кичләр хәзер үтә бергә
Сәгатьләре дә сизелми
Егете җиңел көлдерә
Ә кызы карашын алмый
Бер-берсенә гадәтләре
Әкрен ачылып бара
Берсе төнлә юрган тарта
Берсе өшеп гел уяна
Бер ике ай узып алар инде гел бергә
Кечкенә бәхетләр зур бәхеткә әйләнә
Үз-үзләрен аңлыйлар сүзләрсез генә
Ул инде белә аның
Һәр көнне озак йоклаганын
Ул инде белә аның
Һәр җиргә гел соңга калганын
Барлык серләр ачылыр
Бер-берсендә алар табачак рәхәт
Тормышлары булыр әкият
Чөнки мәхәббәт
Күренә (күренә) ерактан (ерактан)
Мәхәббәт күренә ерактан
Ярар, калдырыйк аларны
Әйе, барысы да аңлашылды бит инде
«Менә ул мин, менә ул син…»
Кешеләрдә мәхәббәт
Мәхәббәт-кишер!
Ул бик ярата аның
Һәр көнне озак йоклаганын
Ул бик ярата аның
Һәр җиргә гел соңга калганын
Барлык серләр ачылыр
Бер-берсендә алар табачак рәхәт
Тормышлары булыр әкият
Чөнки мәхәббәт
Күренә ерактан
Мәхәббәт күренә ерактан
Мәхәббәт

0:00 0:00