Текст песни
Күрәм синең күңел төсләреңне
Тоям синең йөрәк хисләреңне
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Күрәм синең күңел төсләреңне
Тоям синең йөрәк хисләреңне
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Кемдер төсле булам диеп, битлек киеп
Югалтма син күңелеңнең чып-чын төсен
Мин яратам сине үзең булган өчен
Яшермә син, иркәм, күңелең көзгесен
Күрәм синең күңел төсләреңне
Тоям синең йөрәк хисләреңне
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Авыр чакта кырыс битлек кисәң дә син
Усаллардан үз-үзеңне саклар өчен
Сакла, иркәм, күңелеңдә назларыңны
Онытма син назлылыкның сихри көчен
Күрәм синең күңел төсләреңне
Тоям синең йөрәк хисләреңне
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Күрәм синең күңел төсләреңне
Тоям синең йөрәк хисләреңне
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Башка беркем күрмәгән төсләрең, төсләрең
Беркемгә дә билгесез хисләрең
Похожие исполнители